Дәүләки мәктәбе укытучысы Гран-Прига ия булды
Апас урта мәктәбендә “Ел укытучы“ районкүләм йомгаклау бәйгесе узды.
Биредә Иске Йомралы, Урта Балтай, Дәүләки, Каратун мәктәпләрендә үткән сайлап алу турларында җиңү яулаган мөгаллимнәр көч сынаштылар. Катнашучылар арасында шактый еллар эш тәҗрибәсе булган һәм шулай ук яңа гына хезмәт юлын башлаган яшь укытучылар да бар иде.
Укытучылар, нигездә, дәресләрнең кызыклы формалары, заманча технологияләрне куллану ысулларын, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле һәм кулай алымнарын тәкъдим иттеләр.
Җиңүчеләре төрле номинацияләр буенча билгеләнде. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Дәүләки мәктәбенең биология укытучысы Фәния Хәйбуллина танылды. Ул районның “Ел укытучысы“ исеменә һәм Гран-Прига ия булды. Һәм шулай ук “Педагогик дебют“ номинациясендә Болын-Балыкчы мәктәбенең математика укытучысы Гүзәлия Сибгатуллина беренче урынны яулады.
Тиздән алар район данын яклап зона бәйгесендә чыгыш ясаячаклар.
Район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина бәйге җиңүчеләрен уңышлары белән котлап, ихлас теләкләрен юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев