Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә кабул итүләр булды
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлегендә Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техникаларның техник торышына күзәтчелек идарәсенең башлыгы урынбасары Мөнир Халиков халыкны кабул итте.
Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда гына да 400гә якын үзйөрешле техника һәм тагылма исәпләнә. Әле шуның өстенә зур списокны юридик затларда булган техника тагын да тулыландыра. Әлбәттә бу техникаларның ияләрендә дә күп сораулар туа. Нәкъ шушы бушлыкны тулыландыру өчен, соруларга җавапларын бирер өчен Апас җирлегенә Мөнир Халиков килде.
Күп кенә сораулар таныклык алу, аны алмаштыру һәм югалту белән бәйле булды.
Айрат Аминов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев