Дөнья футбол чемпионатына чаклы районныкын үткәрдек
2000 елда оешып, бик матур гына эшләп килүче Апас балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең уңышлары бихисап. Ел да районыбыз яшь спортчылары Татарстанкүләм ярышларда дистәләгәгән призлы урыннар яулавы турында “Йолдыз” укучыларын даими таныштырып барабыз.
-ДЮСШ райондагы барлык мәктәп укучыларын да спортны яратырга өйрәтә. Барлыгы 9 секциядә 660 бала тугыз төрле спорт белән шөгыльләнә. Көрәш, самбо, бокс, тхэквондо, волейбол, футбол, теннис, чаңгы һәм йөзү секцияләрендә барлыгы 22 тренер балалар һәм яшүсмерләр белән эшли,-ди аның директоры Ринат Шәяхмәтов.
-Футбол авыл балаларын үзенә күбрәк тарта,-диләр тренерлар Рөстәм Бикмәхәммәтов белән Илнур Гайфуллин.
“Алтын алка” Боз сараенда 300 гә якын төрле яшьтәге бала хоккей, бозда ирекле шуу белән яратып шөгылләнә бүген. Тиздән файдалануга тапшырылырга тиешле Апастагы ике бассейнлы зур спорт комплексы ачылу су спортын да кискен популяштырачак. Районда бу комплекска яңгыравыклы, матур исем уйлап табу буенча аерым конкурс игьлан ителде. Фикер-тәкъдимнәрегезне район спорт комитеты яки редакциягә юллагыз.
Район авыл мәктәпләрендә, Апаста дәүләт программасы буенча төзелгән бер дистә, ясалма чирәмле спорт мәйданчыкларында көн дә балалар мәш килә. Мәктәпләр беренчелегенә мини-футбол буенча егерме биш, районкүләм 7 зур турнир үткәрелде. Татарстан, зона ярышларында да катнашып, район җыелма командасы спортның бу төрендә 5 тапкыр призлы урыннар яулады. Футбол ул район Сабантуеның бар халык яратып катнаша һәм карый торган бер бизәге бүген.
18 майда, Казанда футбол буенча дөня чемпионаты алдыннан (14 июнь-15 июль) Апас аграр көллияте һәм Апас мәктәбе территориясендәге ясалма чирәмле мини-футбол кырларында спортның бу төре буенча мәктәп һәм авыл командалары арасында район финал ярышларына старт бирелде. Нәтиҗәләр турында-киләсе язмада.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев