Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Дәвалауга караганда гриппны кисәтүе арзанга төшә

Апас табиблары гриппка каршы вакцинацияләү эшен башлап җибәрделәр. 1 ноябрьгә алар тырышлыгы белән 6171 кешегә “Совигрипп“ һәм “Ультрикс“ вакцинасы салынды. Прививка үткән апаслыларның 2049-ы алты айдан 18 яшькә кадәр, 4122 кеше - өлкән яшьтә.

Район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов илдә күпләп грипп таралырга өлгергәнче Россия заводларында чыгарылган, үзенең кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз һәм югары нәтиҗәле булуын раслаган “Совигрипп“ һәм “Ультрикс“ препаратлары белән вакцина үтүне кичектермәскә чакыра.

-Узган елгы сезонда безнең табиблар һәм шәфкать туташлары коллективларга барып һәм өйләрдә булып, барлыгы 8550 кешене вакцинацияләде,-диде ул.-Аларның 2410-ы -алты айдан 18 яшькә кадәр, 6140 кеше-урта һәм өлкән яшьтә иде. Риск төркеменә керүче (бу категориягә күпләп халык була торган урыннарда эшләүчеләр керә) , яше 18 дән узган апаслыларга вакытында гриппка каршы вакцина салдыру, прививка ясату аеруча файдалы. Бу чара авыруның катлаулануы, төрле өзлегүләргә бик ышанычлы киртә куя. Узган елда прививка алучыларның 3659 ы - яше алтмыштан узган кешеләр иде. Шуның нәтиҗәсе булып, узган ел һәм ел башында районда грипп күпләп таралырга юл куймадык.

Әйткәнемчә, хәзерге вакцина-прививкалар бик сыналган, яхшылап тикшерелгән һәм ышанычлы. “Совигрипп“ ны 6 айлык күкрәк балаларын да грипптан кисәтү максатында кулланырга мөмкин, шулай ук йөклелекнең 2-3 триместрында булачак әниләргә дә бу прививка үтү файдалы. Узган ел бу кисәтү чарасын үтүчеләр арасында грипп йоктыру очраклары булмады да, дияргә мөмкин.

Быел да район табиблары гриппны кисәтү чараларын дәүләт заказы һәм планлы нигездә башкарачак. Барлыгы 9917 апаслыга прививка ясарлык вакциналар районга кайтты инде. Йөкләмә үтәлгән очракта-ә ул һичшиксез үтәлергә тиешле бурыч-барлык Апас районы халкының 45 проценты вакцинацияләнәчәк. Риск группасына керүче апаслылар буенча бу күрсәткеч 75 процентка җитәчәк.

Районда эшләгән “Мобиль поликлиника“ хезмәткәрләре дә бу кисәтү чараларында актив катнашты. Каратун ФАП фельдшеры Дания Галиуллина шулай ук халык арасында зур аңлату эшләре алып бара.

Алмаз Юнысов участок табиблары һәм авыл шәфкать туташларының бу эшне җиренә җиткереп үтәүләрен бик югары бәяли.

-Коллектив җитәкчеләре чакыруы буенча урыннарга килеп, хезмәткәрләрне вакцинацияләүне эшләренә зыян китермичә генә башкарачакбыз. Кешенең вакыты һәм акчасы да янга калачак. Баласы бакчага йөрүче, мәктәптә укучы әти-әниләр дә безнең ярдәмчебез булсын иде, быелгы йөкләмәбез бик җитди,-ди. -Авыруны дәвалауга караганда кисәтүе җиңелрәк, гриппка каршы алдан ук вакцинация үтү отышлы. Урыннарда авыл фелдшерлары, участок табиблары белән өй саен йөреп, шулай ук гриппны кисәтү эшләре быел да вакытында башкарылачак дип ышанам,-ди ул. –Апас үзәк хасатханәсенә килүчеләр исә аерым прививка кабинетена керә ала. Кабул итүгә килгәндә үзегезнең участок табибында тикшерү узгач, шәфкать туташлары да вакцинацияләү үтү өчен шул кабинетка чакырачаклар. Табиблар тәкъдименә каршы килмәгез-гомерләр бер генә, сәламәтлек һәр кешегә кадерле.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев