Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Дәвеш авылы дәүләтнең “Чиста су” программасына кертелде

Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов зур шатлыгы белән уртаклашты: - Быел безнең Дәвеш авылы дәүләтнең “Чиста су” программасына кертелде.

“Альтаир-1” төзелеш оешмасы эш башлап җибәрде. Элеккеге алмагач бакчасы булган кырда 40 метрлы артезиан скважинасы казылды. Суы бик чиста, аны Казанда махсус тикшерттек.  Авылыбыз кияве Илһам Нәбиуллин, район электр челтәрләре җитәкчесе Ленар Гафаров, баш инженер Фәнис Хәмидуллин шул чакта безгә булышып, эшне күпкә җиңеләйттеләр, авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәт аларга,-ди.

Дәүләт “Чиста су”  проекты буенча  Дәвешнең үзәк Ленин, Кадыйр, Шәрәф, Мәгариф  урамнарына моннан 70 еллар элек халык һәм колхоз көче белән салынган асбест һәм чуен суүткәргеч линия 160-110-63 мм. диаметрлы полиэтилен трубаларга алыштырыла. Аның гомуми озынлыгы 6,8 километр булачак. Беренче этапта барлыгы 10 миллион сумлык эшләр башкарылып, бүген инде авылның 3,4 километрлы яңа суүткәргеч линиясе артезиан манарасына тоташтырылды һәм йортларга-ишегаллары, шушы беренче линиядә 5 урында янгын машиналары өчен махсус көйләнгән гидрантларга  су җибәрелде.

-Эш моның белән генә бетми әле,-ди авыл җирлеге башлыгы.  -Төзүчеләр бригадиры Рамил Хәйруллин, механизатор, Татарстанның Почетлы төзүчесе Шамил Шәрәпов һәм бу эштә катнашучы башкалар  проектның икенче этабын да шулай пөхтә һәм сыйфатлы итеп башкарачакларына нык ышанабыз. Моннан 3 ел элек Колгына авылы халкы соравы һәм башлангычы белән Зөя аркылы җир астыннан траншея тишеп, Кыз тавы янәшәсендәге Куян тавы итәгеннән авыл уртасына 3,5 км ераклыктан бик тәмле чишмә суы китергән идек. Ярты гасыр элек чишмә суы Дәвеш авыл урамнарына да Камыш Үзән тавыннан кулдан казып китерелгән. Вакытлар узу белән бу линия бик тузды. Әмма әти-бабайлар рухын рәнҗетмибез, үзара салым акчасына 1,1 километрлык заманча полиэтилен трубалар сатып алдык һәм авылыбыз читендәге “Чишмә йортына” кадәр Зөя аша искесе урынына яңа суүткәргеч салырга ниятлибез.

Дәвешлеләрнең шатлыгын уртаклашабыз, уйлаганнарыгыз чынга ашсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев