Дәвеш белән Коштавылында халык бик бердәм булып зиратка өмәгә чыкты
Дәвеш авыл зиратында 1-2 майда ике көн рәттән чистарту-төзекләндерү өмәсенә халык бик күп килде быел.
Авылның “Әтиләр“ мәчете имам-хатыйбы Фирдүс Мингазов авыл халкын зур өмәгә күтәреп, бер гасырлык авыл зиратында зур эшләр башкарылды. Нәсел җепләре Дәвеш белән бәйле, хәзер читтә яшәүче һәм дәвешлеләр көче белән берничә йөк арбасы корыган агач, чүп-чар авыл җирлеге белән килештерелеп, тиешле җиргә илтеп түгелде.
-Әнәле,Коштавылы, башка авыл зиратларында да быелгы язгы өмәләр зур оешканлык шартларында үтте,-диделәр Апас мөхтәсибәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев