Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Дәвеш шифаханәсендә Коръән ашы уздырылды

Дәвеш шифаханәсендә һәр ел сулыш юлы авыруы, ягъни астма дан дәваланучылар савыктыру процедурасын уза. Быел да әлеге үзәктә 100 дән артык кеше үз сәламәтлеләрен ныгытты.

Әлеге шифаханәдә сулыш юлларын савыктыру өчен тоз шахтасы, төрле ингалляцияләр һәм башка бик күп төрле процедуралар бар.

Шифаханәдә дәвалау вакыты узганнан соң барлык дәваланучыны җыеп Коръән ашы уздырдылар. “Без һәрвакытта да дәваланучыларны якты йөз белән каршы алабыз. Аларның сәламәтлеген бик нык кайгыртабыз. Һәм менә инде сәламәтләндерү процедурларын тәмамлаганнан соң Коръән уку мәҗлесе үткәрергә булдык. Медицина ярдәме белән беррәттән Аллаһы Тәгаләнең сүзләре яңгыравын да теләдек“, - ди шифаханә җитәкчесе Хәйдәр Булатов.

Әлеге мәҗлестә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты. Ул шушындый ял һәм сәламәтләндерү үзәгенең үзебезнең районда барлыгын бик уңай күренеш булуын искәртеп үтте.

Апас районы мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев барлык җыелган халыкка үтемле вәгазьләрен җиткерде. Шушындый мәҗлесне үткәргәне өчен Хәйдәр Булатовка, аның гаиләсенә, шифаханә эшчеләренә һәм барлык дәваланучыларга Аллаһының рәхмәтен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев