Дәвешнең Аллаһ йортында Ифтар уздырылды
Дәвештә Хәмит һәм Наилә Миңнегалиевлар гаиләсе иганәсе белән төзелгән “Әтиләр“ мәчетендә Ифтар табыны үткәрелде.
Табын җәюдә “Свияга“ балалар ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов гаиләсе, “Свияга“ агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов булышлык итте.
Ифтар табынында кунаклар булып, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Төркия кунагы, Корән-Хафиз Рәҗәт Сәйди катнашты.
-Мәчетебез төзелегәнгә быел ун ел булды. Бу вакыйганы шулай ук аерам билгеләп үтәчәкбез,-диде үз чыгышында мәчет имам-хатыйбы, запастагы хәрби Фирдүс хәзрәт Мингазов.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев