“Электрон балалар бакчасы“ ришвәтчелекне булдырмауга зур мөмкинлек
Районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә комиссиянең 2018 елда эшчәнлеге, эш планы, финанс-бюджет палатасының эчке финанс контроле, кече һәм урта эшмәкәрлектә ярдәм буенча район башкарма комитетының эшчәнлеге, мәгариф өлкәсендә коррупция гамәлләрен кисәтү алымнары турында чыгышлар булды. Утырышта комиссия әгъзалары һәм мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.
–Узган ел муниципаль хезмәтләр турындагы закончалыклар өлкәсендә 10 закон бозу очрагы теркәлде. Кайбер муниципаль хезмәткәрләр үзләренең керемнәре, мал-мөлкәтләре турындагы мәгълүматларны тиешенчә тутырмаган иде. Тулы мәгълүмат бирмәүчеләр дә бар. Прокурор күрсәтмәсе нигезендә бу кимчелекләр бетерелде. 5 хезмәткәр җаваплылыкка тартылды, аларга кисәтүләр язылды. 2 депутатның вәкаләте туктатылды. Тутай һәм Шәмбалыкчы җирлеге депутатлары үзләренең милек, мөлкәт һәм керемнәре турында белешмәлекләр бирмәде. Аларга җинаять эше кузгатылды. Эшкәртү һәм ташу цехы җитәкчесенең үз хезмәт вазифасыннан файдаланып 308 мең сум күләмендә акча урлавы мәгълүм булды. Коррупция гамәлләренә юл куймау максатыннан район башлыгы тарафыннан шәхси кабул итүләр уздырыла, “Кайнар линия“ телефоны эшли, районның рәсми сайтында хәбәр калдыру мөмкинлеге тудырылган, һәр җирлектә һәм халык күп була торган урыннарга “ышаныч тартмалары“ куелган. Район башлыгы инициативасы белән коррупциягә каршы темага 4 баннер куелды. Мәктәпләрдә әлеге темага даими чаралар уза, – диде коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимиров.
Районның финанс-бюджет палатасы эчке финанс контролен алып бара. Ул Россия Федерациясе бюджет үтәлеше закончалыкларын, хокук актларын саклау максатыннан уздырыла.
–Узган ел үзәк китапханәдә, Болынбалыкчы, Тутай, Чирмешән, Сатмыш авыл җирлегендә, “Сәләт“ балалар иҗат йортында тикшерү чаралары узды. Тикшерү актлары район прокуратурасына тапшырылды, – дип сөйләп үтте районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рамил Имаметдинов һәм мәктәп директорларын, балалар бакчалары мөдирләрен салым буенча булган бурычларга игътибар итәргә чакырды.
Һәр ел саен мәгариф бүлеге һәм белем бирү оешмалары тарафыннан коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча план кабул ителә.
–Балалар бакчалары, мәктәпләрдә “Оешманың ресурслары“ темасына яшерен сорау алу оештырылды. Бу чарада барлык әти-әниләр дә катнашты. Билгеле бер нәтиҗәләр ясалды. Барлык җитәкчеләр, хезмәткәрләр законсыз рәвештә акча җыюларны тыючы төп норматив-хокукый документлар белән таныштырылды. “Электрон балалар бакчасы“ электрон чиратка басу системасы ришвәтчелекне булдырмауга шулай ук зур мөмкинлек бирә. Районда балалар бакчаларында чиратка басу Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарыла, чиратларны җайга салу максатыннан, югары технологияләргә нигезләнгән “Электрон балалар бакчасы“ проекты гамәлгә ашырыла. Әти-әниләрдә баласын чиратка бастырганда ниндидер системага кагылышлы проблемалар туа икән, алар район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бүген балалар бакчаларына чират бары электрон форматта гына гамәлдә, башка формалар кулланылмый, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.
Кече һәм урта эшмәкәрлек – район икътисадына йогынты ясаучы тармак.
–Район буенча кече һәм урта эшмәкәрлек алып баручы 560 субъект бар. Аларда 1700 кеше эшли. Агымдагы елда 8 шәхси эшмәкәр “Лизинг-грант“ бәйгесендә катнашырга теләк белдерде. Районның мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы өч эшсез кеше максатчан программада катнашып, эшмәкәрлек алып бару өчен 118 мең сум акча алды. Шулай ук “гаилә терлекчелек фермаларын җәелдерү“ программасы да эшләп килә. Теләге булган һәр кеше дәүләт ярдәмен куллансын иде. Буш торучы биналарны, җир участокларын сатып алып яки арендага алып эшне башлау яки җәелдерү район хакимияте тарафыннан хуплау таба. Узган ел ике шәхси эшмәкәр буш торучы биналарны арендага алып эшли башлады. Яңа башлангычлары, идеяләре булган хезмәт сөюче кешеләр мөрәҗәгать итә ала, – диде территориаль үсеш буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, коррупциягә юл куймау бурычын куйды.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев