Әҗем нәниләре туган телдә сөйләшә
Әҗем балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем - назлы гөлем" исемле кичә узды.
(22 февраль, "Апастово-информ").
Балалар туган телнең матурлыгын шигырьләр, җырлар, әкиятләр аша аңладылар. Төзек, матур сөйләшү өчен китаплар белән дус булырга кирәклеген төшенделәр. Бу хакта бакча мөдире Нурания Зәйнуллина хәбәр итте.
Нәниләр республикабызның тарихы, милләтләр дуслыгы хакында да тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев