Әҗем юлында ике машина бәрелешкән
Руль артына утыргач, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.
Аз гына игътибарсызлык та күңелсезлекләргә китерә. Әҗем авылына җитәрәк, юлда ике машина бәрелешә. “ВАЗ-21043“ машинасына аның артыннан килгән “ВАЗ-21099“ килеп бәрелә. Алдагы машина тизлекне киметкән, арттан килүче туктарга өлгермәгән. Юлларда сак, игътибарлы булыгыз, дистанцияне сакларга да онытмагыз! Шоферлар үзләре сау-сәламәт, машиналар төзекләндерү таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев