Фатирда янгын чыккан, хуҗа кеше зыян күргән
26 декабрьдә көндезге сәгатьләрдә район үзәгендәге күпфатирлы йортларда янгын чыгуы турында хәбәр керә.
(28 декабрь, “Апастово-информ“).
Янгын турында төтен исен сизгән күршеләр хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга булган урынга ашыга.
“Бик үк тәртипле тормыш рәвеше алып бармаган, ялгыз яшәүче ир-ат бүлмәне җылытыр өчен электр миче куя һәм йоклап китә. Әлеге мичтән ут диванга каба. Янгынның сәбәбе – көнкүреш техникасыннан дөрес файдаланмау булырга мөмкин“, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Әле күптән түгел генә янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре әлеге ир-ат белән хәвефсезлек хакында әңгәмәләр уздырып, аңа белешмәлекләр дә тапшырган булган.
“Саклык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Ир-ат үзе дә зыян күрде. Ул агуланган һәм пешкән. Ул хастаханәдә ята“, – диде Илдар Вәлиев.
Ут-күздән сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев