Фотоаппарат Апаска кайтты
“Татмедиа“ тарафыннан актив әбүнәчеләр арасында “Языл һәм телевизор от“ бәйгесе даими оештырыла. Бу юлы да бәйгедә апаслылар актив катнашты.
Барлыгы 9 кеше бәйгегә квитанция күчерелмәләрен юллаган иде. Бәхетле отыш ияләре дә бар! Апас мәктәбе укытучысы Гүзәл Дәүләтшина фотоаппаратка ия булды. Аңа бүләк Республика һәм район оешкан көнне билгеләп үтү тантанасында тапшырылды. Ул бәйгедә актив катнаша һәм өч ел рәттән махсус бүләккә дә лаек булган иде. Шулай ук Дәвеш мәктәбе укытучысы Гөлнара Хөсәеновага да бәхет елмайды. Ул да кызыксындыру бүләген тантаналы шартларда алды. “Йолдыз“(“Звезда“) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева аларны тәбрик итеп, барлык газета укучыларны бәйгедә актив катнашырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев