Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Гөлсинә әби Нурмехамитова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә зур вакыйга, ә инде 9 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. Нәкъ шушы олы юбилее, 95 яшьлеге белән котларга Гөлсинә әбине якыннары җыелды.

Шулай ук юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да килде. Ул Рәсәй президентының һәм район башлыгының котлау хатларын тапшырды. Котлауларга шулай ук Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров та кушылды, ул да котлау сүзләрен җиткерде һәм Гөлсинә әбигә юбилее уңаеннан күчтәнәчләрен дә тапшырды.

“Кечкенә апа миңа икенче әнием булды. Әби вафат булгач мин анарда яшәдем. Ул мине үз кызы кебек карап үстерде. Анарга исәнлек саулык һәм абый белән тугания апа янәшәсендә озак итеп яшәргә язсын“, - диде Рузалия Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев