Гражданнарны кабул иттеләр
Апаста Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Тагиров район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә халыкны кабул итте.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Тагиров килде. Ул район хакимиятендә халыкны кабул итте. Апаслыларны торак мәсьәләләре, юллар төзелеше буенча сораулар кызыксындырды. Шулай ук педагог ир-атларны хәрби хезмәткә чакырылудан азат итү теләкләре әйтелде. Барлык сораулар, теләкләр буенча җаваплар һәм консультацияләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев