Иң күп китап укучылар - Апаста
Алтынчы #әдәбимарафон га нәтиҗәләр ясалды. Йомгаклау тантанасы Лаеш районында узды.
Апастан 31 кеше финалга узып, бүләкләү өлешенә чакырылды. Нәтиҗәдә, Апас иң куп китап укучылары булган район булып танылды. Китап укырга 100дән артык кеше әйдәгән Алия Борһанетдинова гран-при иясе булды. Каратун мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы, балалар күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләгән Сәвия Тимершина шулай ук аерым билгеләп үтелде. Борһанетдиновлар гаиләсенең бердәм булып, дүртәү катнашулары да игътибарга лаек булды. #әдәбимарафон ны дәвам итүче "Йолдыз" редакциясе дә бүләкләнде. Беркем дә бүләксез, Дипломсыз кайтмады. Ранис Мусин матур җырларын Лаеш җирлегендә яңгыратып, Апас сәламнәрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев