Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иң лаеклы Аналар хөрмәтләнә

Апаста яшәүче Римма Ризаева район башлыгының Мактау грамотасы һәм “Апас районына 90 ел” медале белән бүләкләнде.

(5 декабрь, “Апастово-информ”).



Римма Ризаева ике кызы өчен үрнәк ана. Шулай ук тормыш иптәше белән алар тагын биш бала тәрбияләп, ата-ана җылысы бүләк иттеләр. Олы йөрәкле, миһербанлы Ана аларны да үз балаларыдай якын күреп, бар назын биреп үстерде.
40 елга якын район үзәк хастаханәсендә эшләү дәверендә Римма апа халыктан җылы, рәхмәт сүзләрен күп ишетте. Намуслы, тырыш хезмәте белән коллективта да хөрмәт казанды.
Бүген дә Римма апа актив тормыш белән яши. Районда узган күп кенә чараларда ул кадерле кунак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев