Яшь апаслы Данил Усманов зур сөенеч кичерде
Тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Данилга район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырылды.
(2 декабрь, “Апастово-информ”).
Данил - Апаста яшәүче Илнур һәм Гүзәл Усмановлар гаиләсендә көтеп алынган икенче бала. Кызганычка каршы, ул 7 айдан туа. Бәләкәй сабый дөньяны танып белгәнче үк авырлыклар белән дә очраша. Шуның нәтиҗәсендә, бүген яшьтәшләре кебек үк чабып йөри һәм камил сөйләшә алмый. Аның әти-әнисе, дәү әтиләре һәм дәү әниләре һәр көн төп бәгырь җимешләрен аякка бастыру, терелтү уе белән яши.
- Дөньяга килгәч, улыбызга "Внутренняя прогрессирующая постгеморрагическая гидроцефалия" дигән диагноз куйдылар. Карында һава җитмәү нәтиҗәсендә баланың баш мие зарарланган. Бик күп республика балалар клиник хастахансендә дәваландык, берничә операция кичердек. Әле һаман да тернәкләнү курслары узабыз. Хәлен җиңеләйтә торган кыйммәтле дарулар да сатып алабыз. Файдасын күрәбез. Улыбыз белән даими шөгыльләнәбез. Аллага шөкер, балабызның хәле күзгә күренеп яхшыра”- дип сөенә әнисе Гүзәл.
6 декабрь көнне Данил Усмановка 10 яшь тула. Хәзер ул үз аякларына басып йөри ала, күрә, әйбәт ишетә, сүзләре дә әзрәк аңлашыла, кайвакыт җырлап та җибәрә. Данил кунакларны да бик сөенеп каршы алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Гөлнара Шаһиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина баланың көнкүреше, шөгыльләре белән кызыксынды, күчтәнәчләр белән шатландырдылар. Район җитәкчелеге тарафыннан тапшырылган бүләк Данил өчен аеруча сөенечле һәм бик кирәкле булып чыкты.
“Виброплатформа балабыз өчен бик кирәкле җиһаз. Гадәттә, республика балалар клиник хастахансендә ботулинотерапия алганнан соң, әлеге җайланма ярдәмгә килә. Хәзер менә виброплатформа өебездә дә бар. Безне шатландырган җитәкчеләргә рәхмәтебез чиксез. Исән-сау яшәсеннәр, эшләсеннәр”, - диде Гүзәл Усманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев