Игътибар! Агулы үрмәкүчләр тарала
Күпләрегезнең агулы үрмәкүчләр булуы хакында ишеткәнегез бардыр. Бәхеткә каршы, алар безнең төбәктә сирәк күренеш. Агулы үрмәкүчләр, башлыча җылы яклардан азык-төлек, яшелчә-җимеш ташыган йөк машиналары белән килеп эләгә.
Күпләрегезнең агулы үрмәкүчләр булуы хакында ишеткәнегез бардыр. Бәхеткә каршы, алар безнең төбәктә сирәк күренеш. Агулы үрмәкүчләр, башлыча җылы яклардан азык-төлек, яшелчә-җимеш ташыган йөк машиналары белән килеп эләгә. Соңгы көннәрдә, Туймазы шәһәре һәм районы кешеләре “сары сак” дип аталган агулы үрмәкүчләрнең артуына зарлана. Бу үрмәкүч, башка агулы үрмәкүчләр янында кечкенә гәүдәле булса да, агулы сыекчасы белән алардан бер дә калышмый. Сары үрмәкүчнең гәүдә асты өлеше кызгылт төстә. Карап торышка бик матур күренгән үрмәкүчне, кечкенә балалар кызыксынып, кулына тотарга мөмкин. Шуның өчен, хәбәрдар булганнар, башкаларны кисәтергә онытмагыз.
Автор : Фаткуллин (Фәтхи) Рәдиф
Чыганак: "Башинформ"
http://matbugat.ru/news/?id=26237
Фото: Ачык чыганак.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26197
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев