Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Ике теллелек турындагы закон үтәлергә тиеш

Республикабызда дәүләт телләре турындагы закон буенча кибетләр, оешмалар, предприятие исемнәре, бина эчендәге элмә такталардагы эш кәгазьләре һәм башка күптөрле мәгълүматлары ике телдә - рус һәм татар телендә язылган булырга тиеш. Боларны язудан баш тартучылар законны бозучы булып саналалар.

(21 июль,Ландыш Гайнуллина,"Апастово-информ").


Районыбызда бу мәсьәләнең торышы, оешмаларның моңа ни дәрәҗәдә җаваплы караулары, үрнәк итеп китерерлек, яисә, җитешсез яклар буенча белешер өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафинага мөрәҗәгать иттем:
- Луиза Рафкатовна, районыбызда бу мәсьәлә буенча нинди эш алып барыла?
- Апас районында ике теллелек турындагы законны үтәүгә җитди игътибар бирелә. Республика законын күп кенә оешмалар, предприятиеләр үтәргә тырышалар. Оешма исемнәре, элмә такталардагы эш кәгазьләре, мәгълүматлар ике телдә дә язылып куела.
- Шулай да, бар да тәртиптә, бер дә кимчелексез дип әйтмәс идем мин.
- Сәүдә объектлары, оешма җитәкчеләре арасында аңлату эшләре алып барабыз. Әйе, кимчелекләр дә булгалый анысы. Закон бозучылар кисәтелә, кимчелекләрен төзәттерәбез. Мисал өчен, узган елны 8 эшмәкәр гаепләрен аңлап, үзвакытында, үз ирекләре белән күрсәтелгән кимчелекләрен төзәттеләр.
- Быел законны бозу очраклары турында нәрсә әйтә аласыз?
- Быел беренче кварталда республикабызның дәүләт телләре турындагы закончалыкка туры килмәгән 174 объект ачыкланды. Аларга без кисәтү ясадык. 5 кешегә кисәтү кәгазе бирелде. Шуның 4се тиз арада барысын да тәртипкә китерделәр. Сатып алучы почмагын дөрес итеп тутырмаучы бер шәхси эшмәкәрнең эше җәмәгать судында каралды. Шулай ук кисәтү ясалды.
- Коронавирус чире белән булган вәзгыять аркасында ике теллелек законының әһәмияте кимедеме?
- Бүген илебездә яңа вирус белән бәйле катлаулы чорда, телләр турындагы закончалыкның үтәлешен тикшерү берникадәр вакытка туктатылып торылды, әлбәттә. Ләкин, анлату эшләре алып бару дәвам ителде. Аеруча, билгеле, сәүдә һәм җәмәгать туклану предприятиеләренә зур игътибар бирелде.
- Районыбызда нинди оешмалар ике теллелек законына аеруча җаваплы карыйлар?
- Мәдәният, мәгариф өлкәләрен үрнәк итеп куеп була. Боз сараенда, район үзәк китапханәсендә, Апас туган якны өйрәнү музеенда һәм башка күп кенә оешмаларда игъланнарны, элмә такталардагы язмаларны ике теллелек турындагы законга китерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Полиция участок пунктларындагы язмаларда да кимчелекләр бар иде. Бүгенге көндә бу төгәлсезлекләрне дә төзәтү буенча эш бара.
Иң игътибарга лаеклысы - Хөкүмәт бинасы каршында эленеп торган телевизор экранында райондагы барлык яңалыкларны тыңларга була. Алар ике дәүләт телендә хәбәр ителә.
- Җитешсез якларны киметү, ике теллелек законының дөрес үтәлеше буенча тагын нинди тармакларда эш алып барырга кирәк?
- Бу өлкәдә эшлисе эшләр күп әле. Авыл, урам исемнәре, мәдәният йортлары янындагы язмалар, авыллардагы социаль-көнкүреш биналарының элмә такталарындагы барлык күрсәткечләр дә, ике теллелек турындагы законга туры китерелеп бетәргә тиеш.
Күп кенә шәхси кибетләрнең, эшмәкәрләрнең җитешсез яклары күп әле. Элмә такталар, эш вакытын күрсәткечләр дә законга туры килеп бетмәгән. Барысы да төгәл, законга туры килеп язылган булуы таләп итеп куела.
- Ике теллелек законын бозучыларга ничек җаваплылык каралган.
- Без моның буенча иң элек профилактика эшеннән башладык, ягъни, җыелышларда, урыннарда аңлату эшләре алып барабыз. Оешмалар административ чараларны көтеп ятмасыннар иде. Ә инде социаль челтәрләрдә, массакүләм чараларда кисәтелгәч тә, битараф, җавапсыз кешеләргә протоколлар да төзергә туры килде. Закон үтәмәүче җаваплы затларга 500 дән алып 1000гә кадәр штрафы да бар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев