Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Ил чикләрен татар егетләре дә саклый

Редакция кунагы-Каратунның “Заготзерно” бистәсе “Нәҗиб” мәчете имам-хатыйбы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев белән әңгәмәләшеп алдык әле. Сүз хәзерге яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбиягә барып тоташты. 

-Без гаиләдә дүрт ир бала үстек. Әтиебез Нуретдин Бөек Ватан сугышыннан 1942 елда яраланып кайтты. Әниебез Саимә дә сугыш еллары михнәтләрен күп күрде инде. Алар 9 балага гомер бүләк иттеләр. без дүрт ир бала-Гомәр, Госман, Гали һәм үзем солдат хезмәтен җиренә җиткереп башкарып кайттык. Бу һәр ир-егетнең Ватан каршындагы төп, изге бурычы,-дип сүз башлады хәзрәт. 
Аннан үз гаиләсенә күчте: 
-Ә менә җәмәгатем Фирая белән бердәнбер улыбыз Марат хәрби кеше булыр дип бер дә уйламадык. Каратун мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап кулына аттестат алды да икебезне дә аптырашта калдырып, болай диде балакай: 
-Безнең бертуганыбыз Азат абый белән сөйләштем әле, ди. Мин инде район хәрби комиссары белән дә күрештем. Сезнең риза-бәхиллегез кирәк, Азат абый укыган хәрби училищега документларымны тапшырып карыйм әле. Мәктәптә укыган елларымда спорт белән бик дуслаштым, сынаулар вакытында физик әзерлеккә дә бик игътибар итәләр... 
Ходайның “Амин” дигән чагына туры килде аның бу нияте. 2008 елда Вольск шәһәрендәге тыл хезмәте хәрби югары училищесын тәмалап, иңнәренә лейтенант погоннары такты. Шул ук елны Саратов дәүләт юридик академиясенә читтән торып укырга керде. Анысын 2012 елда тәмалады. Ул арада башлы-күзле дә булды, бик уңган-булган киленебез, Мәскәү кызы Альбина белән безне шатландырып, 3 бала үстерәләр. 
-Хәрби кешене үз теләге түгел, боерык йөртә, улыгыз хәзер кайсы якларда хезмәт итә? 
- Хәрби хезмәтен Саратов, Самара өлкәсендә башлап, бүген Таджикистанның Дүшәнбе шәһәрендә, Әфган чигендәге зур хәрби база бригадасының тыл хезмәте җитәкчесе ул. 
-Шактый еракта икән шул... 
-Улыбыз зарланмый тагын үзе. Инде тагын бер сөенечебезне уртаклашасым килә-улыбыз, киленебез, оныкларыбыз Самат, Азалия һәм Адилә бишесе дә дин юлында, барысы да намаз әһелләре. 
-Россия Кораллы Көчләрендә төрле парадлар, хәрби өйрәнүләр еш үткәрелә хәзер, улыгыз аларында да катнашадыр инде? 
-Хәзер үзе белән тоташтырам, көн саен дигәндәй телефон аша улыбыз белән элемтәгә чыгып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. 
Ул да түгел, редакция телефоны шалтырады. 
-Элемтәдә капитан Гыймадиев! 
-Марат, Апасны сагынасыңдыр, инде, әйеме? 
-Сагынмаган кая ул. Тик сагышланып утырырга вакыт юк. Үзем сайлаган һөнәр, үзем сайлаган язмыш бит, Ришат абый... 
-Таҗикстан-Әфганстан-Россия чиге тынычмы? 
-Барысы да әйбәт, ил капкасы ныклы йозакта, дип ышандыра алам. 
-Офицер, хәрби кешенең хезмәт юлы бик бормалы, кайларда булырга туры килде? 
- Ел да хәрби өйрәнүләр үтә-“Запад-2009” дигәне бик истә калды, Белоруссия якларындагы сазлык, урманнарда узды ул. Урта Азия илләре чүл-далалары, Кавказ тауларында үткән “Боевое Братство-2017”, “Антитеррор-2018”, “Рубеж-2018” халыкара хәрби өйрәнүләрдә катнаштым. Чит илләрне дә күрергә язган икән. 2014-2015 елларда Берләшкән милләтләр Оешмасының Халыкара Гуманитар Миссиясе составында Африкада (Яңа Гвинея) Эбола лихорадкасына каршы махсус чараларда халыкара экспертлар сыйфатында шул илләр халкына ярдәм иттек. 
-Дәүләт бүләкләрең дә бардыр инде. 
-Минем өчен иң кадерлесе -“За боевые отличия”, “За воинскую доблесть” медальләре. Аларны тикмәгә генә бирмиләр... 
-Авылдаш-классташларыңа теләкләрең юкмы, Марат? 
-Ялга кайткан саен туган якларның матураюына сокланып китәбез. Татарстан илкүләм милли проектларда бик актив катнаша, Апас шуларның бөтенесенә үтәргә тырыша-яхшы бит инде бу! Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек, җитеш-тыныч тормыш телим. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев