Җир – үзен кадерләүчеләрне генә сөя
Быел район күләмендә 40 мең гектарда җирне туңга сөрү планлаштырылды.
Җаваплы көннәрдә кырларда икешәр сменада 50дән артык агрегат эшләде. Басуларга ике-өч тапкыр кайнар аш-су чыгарыла. Хәзер шикәр чөгендере, кукуруз игелгән басуларда җирне туңга сөрәсе калды.
“Свияга” агрофирмасы механизаторы Фәнис Акберов быел җир әзерләүдә алдынгылар арасында булды. Тырышлыгы бушка китмәде тәҗрибәле игенченең. Ул үзе кебек уңган-булган хезмәттәшләре белән беррәттән Казанда үткән “Уңыш-2018” бәйрәм чараларында катнашты.
Горбунов исемендәге берләшмә механизаторлары Алмаз Сәлахетдинов, Илнур Низамов, Азат Гобәйдуллин, Илгиз Шәмсиев, Илһам Җамалиев һәм башка хезмәттәшләре бүген 2019 ел уҗышына ныклы нигез салу белән мәшгуль.
-Җир ул үзен кадерләүчеләрне генә сөя, - диләр алар.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев