Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Иректә йөргән мал-туар өчен хуҗа җитди җавап тота

Яз җитү белән хуҗалар кыш буе ябулы яткан мал-туарын иреккә чыгара. Күпләр малларын махсус көтүлекләргә куса, тик, кызганыч, арада кәҗәләрен, сарыкларын капкасын ачып кына иреккә чыгарып җибәрүчеләр дә очрый.

Көннәр буе күзәтүсез йөрүче йорт хайваннары басуларны таптыйлар, капка төпләрендә вазоннарга утыртылган чәчәкләрне ашыйлар, хәтта зираттагы каберлекләрне мәсхәрә итәләр. 
Иректә йөрүче кәҗәләрдән зыян күргән райондашларның борчуы да район административ комиссиясенең игътибар үзәгендә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә узган административ комиссия утырышында күзәтүсез йөргән Иске Әнәле авылы кәҗәләренең хуҗаларына да җитди җавап бирергә туры килде. Шулай ук үз хуҗалыгы территорияләрен тәртипкә китермәгән кайбер хуҗалар да бу күңелсез күренешнең төп сәбәпләрен аңлаттылар. 
Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе буенча җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен административ жаваплылык каралган. Аның нигезендә урамга пычрак су түгү, йорт тирәсен чүпләү, төзелеш материаллары кую, мал-туарны урамда иясез йөртү тыела

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев