Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Иске Әнәле балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды

Сабантуй-сабан бәйрәме. Аны кыр эшләре беткәч бәйрәм итәләр.

Сабантуй татар халкының иң яраткан бәйрәме дисәк тә була. Иске Әнәле балалар бакчасында да милли бәйрәмебез сабантуй оештырылды. Нәниләр төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп бәйрәм иттеләр. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур. Бәйрәмне балалар көтеп алдылар. Бәйрәмгә әзерлек эшләре ике-өч атна алдан ук башланды. Балалар төркемнәрдә Сабантуй турында җырлар өйрәнделәр. Тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырды: бәйрәмне сурәтләгән рәсемнәр, презентацияләр күрсәттеләр, милли бизәкләр, милли уеннар белән таныштырдылар. Бәйрәмнең ачылу тантанасыннан соң уеннар башланды. Сабантуйда борынгыдан ук гадәткә кергән уеннар уйнатылды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, су ташу, капчык киеп йөгерү. Барлык уеннарда да балалар теләп катнаштылар, үз-үзләрен кыю тоттылар. Балалар Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать калдылар. Барысына да бәйрәм бик ошады, җилкенеп-җилкенеп бәйрәм турында сөйләштеләр. Бәйрәм ахырында һәр балага бүләк таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев