Иске Әнәле мәчетендә лагерь эшләде
Иске Әнәле авылы мәчетендә эшләп килгән җәйге лагерь чыгарылыш кичәсе оештырды.
Бирегә йөргән балалар, районнан чакырылган кунаклар алдында кыскача имтихан да тапшырдылар: аят, сүрәләрне яттан, матур итеп сөйләделәр. Гөлчәчәк апалары сөйләгән вәгазьләрне искә төшерделәр. Өйләрендәге курчакларны мөселманнарча киендереп, рәсемнәр аша мөселманнар тормышында урын алган җиһазлардан күргәзмәләр оештырдылар. Кичәдә балаларның әти-әниләре дә катнашып, балаларның биредә алган белемнәренә куанып утырдылар. Соңыннан балаларга бүләкләр таратылды, сый-нигъмәтләр белән тулы табын артында сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев