Иске Әнәледә Авыл көне үтте
Иске Әнәле авылында ел саен балалар өчен Урам бәйрәме оештыру матур традициягә керде.
Быел да Радик һәм Талия Фәсхетдиновлар сабыйларга шундый бәйрәм бүләк итте. Биредә төрле уеннар уйналды, түләүсез батутта сикерү, татлы мамык белән сыйлану мөмкинлеге бар иде. Илнур Гыйлаҗев батуты белән килде, Раил Бикчәнтәев “тәмле көн“ бүләк итте, Зөлфия Гыймадиева коймак пешерде. Урамда чәй кайнады, пылау пеште. Тәмле пылау белән Илназ һәм Рәсимә Шәйдуллиннар сыйлады. Бу көн балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, өлкәннәр өчен дә бик күңелле булды. Бар авыл бергә җыелып бәйрәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев