Иске Йомралы мәктәбе укучылары әфганчылар янында кунакта булды
Иске Йомралы укучылары әфганчыларның өйләрендә булып, аларны Әфганчылар һәм Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, әңгәмәләр корды.
(20 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
“Үзебезнең батыр егетләребез укучылар белән еш очраша. Алар укучылар өчен батырлык һәм патриотлык үрнәге“, - ди Иске Йомралы мәктәбенең директор урынбасары Гөлнара Галимҗанова.
Укучылар Наил Миннегалиев, Рамил Вафин, Ирек Сәмигуллин, Таһир Әхмәдуллин янында булды. Аларга котлау открыткалары бирелде, изге теләкләр юлланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев