Иске Йомралы мәктәбе укучыларын яңарып-үзгәреп, матурланып каршы алды
Алар быел “Иң әзерлекле мәктәп” исеменә дә лаек булганнар иде. Биредә 8 бала тәүге тапкыр мәктәпкә килде. Барлыгы 59 укучы Яңа уку елын башлап җибәрде.
Белем бәйрәме тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, районның “Йолдыз” газетасы мөхәррире Гүзәл Хилавиева катнашты. Шулай ук ветеран укытучылар, әти-әниләр дә килгән иде. Мәктәп директоры Гөлүсә Галләмова мәктәпнең уңышлары белән таныштырып, Яңа уку елы белән тәбрик итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев