Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Җитәкчеләргә “Татмедиа”ның Рәхмәт хатлары тапшырылды

“Йолдыз” (“Звезда”) газетасына язылу чорында ярдәм иткән җитәкчеләр бүләкләнде.

(21 август, “Апастово-информ”).



Район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шундый ук Рәхмәт хатларына Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев, урынбасары Алсу Гыймранова, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова ия булды.
“2023 нче елның икенче яртыеллыгына язылу чорын уңышлы тәмамладык.

Әлеге мөһим чорда теләктәшлек күрсәтеп ярдәм итүче җитәкчеләргә, авыл җирлеге башлыкларына, иганәчеләребезгә, районыбыз халкына рәхмәтем чиксез. Бердәм һәм бергә булыйк”, - ди “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе, баш мөхәрир Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев