Кабат янгын. Бу юлы – Каратунда
Районның янгын сүндерү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 4 февраль 4 сәгать 31 минутта Каратунның вокзалында янгын чыгуы мәгълүм була.
Утны йөгәнләгәннән соң, вокзал эченә берничә ир-атның кереп кәеф-сафа коруы ачыклана. Нәтиҗәдә, вокзалның бер бүлмәсе яна, түбәсенә ут үрмәли. Янгын вакытында сүндерелә.
Бина – кулланылышта түгел. Аның буш булуыннан файдаланган ир-атлар ут белән саксыз кыланганнар. Янгынның сәбәбе дә шул дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев