Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кабатланмас чана ясаган Апас егетләре фестивальдә катнашкан

Мамадышта «SUNNYФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узды.

(8 февраль, “Апастово-информ“).



“SUNNYФЕСТ“ – ул таудалардан тиз төшү өчен кулдан ясалган креатив чаналарның ачык фестивале. Чарада 18 яше тулган һәркем катнаша алды.

“Бу чана ярышлары гына түгел, ә истә калырлык кышкы бәйрәм дә булды. Чара кысаларында халык кәсепләре күргәзмәсе белән танышырга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин иде“, – диләр егетләр.

Районның авыл яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев сүзләренчә, ярышта көч сынашкан командалар арасыннан Татарстан районнары гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнашучылар булган. 54 команда катнашкан. Иң активлар арасында Апас районы командасы да бар.

Авыл яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев, “Апасмол“ берләшмәсе егетләре Рамазан Гашыйгуллин, Дамир Гатипов, Илназ Заһидуллин бер команда булып берләшеп, Апас данын якладылар.
–Чанабыз трактор рәвешендә. Аны тимерне эретеп-ябыштырып, калайлар белән үзебез ясадык. Тагын да үзенә тартып торсын өчен шашлык пешерә торган җайланма да урнаштырдык. Чана шуганда тәмле шашлык исләре чыгып торгач күңелле бит. Кешене дә үзенә җәлеп итә. Табигатькә ял итәргә чыкканда да әлеге чананы калдырмыйбыз, – диләр үзләре.

Фестиваль күңелле мизгелләр белән исләрендә калган аларның. Үзләре кебек чана ясаучы бик күп дуслар тапканнар, аралашканнар, тәҗрибә уртаклашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев