Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Кадер-хөрмәт сезгә, өлкәннәр!

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез – тормышның төрле авырлыкларын үз йөрәгегездән кичергән кешеләр.

Ачлыгы да, ялангачлыгы да, кайгы-хәсрәтләре дә сезне күп сынады. Гаилә бәхетен дә, балалар мәшәкатен дә, шәхси мәшәкатьләрегезне дә читкә куеп, бар тормышыгызны хезмәткә багышладыгыз. Бүгенге буын сезнең фидакарьлек, хезмәт казанышлары хисабына яши. Өлкәннәрнең хезмәт тәҗрибәләрен өйрәнмәскә, тормышларын белмәскә, исемнәрен мәңгеләштермәскә, алар күргәнне онытырга безнең хакыбыз юк.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең үрнәктә яшь буын рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләнә. Безнең бурыч – сезгә лаеклы алмаш тәрбияләү. Барыгызны да Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, озын гомер телим.
Равил Хисаметдинов,
район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев