Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратун халкы риза

Районда иң беренчеләрдән булып төзелгән Каратун мәчетенә Корбан ашына килүчеләр, шушы табынны булдыруда хәләл өлешләрен кертүче мәхәллә халкы чак сыйды. Мин барлыгы 150 ләп катнашучыны санап өлгердем...

-5 еллар элек бу зур залыбызның яртысы буш кала иде, җәмәгать, -диде сүз алып, мәчет имамы Шәһит хәзрәт Газизов. -Бүген менә күреп торасыз, заманы өчен зур күренгән мәчетебезгә шундый саваплы чаралар үткәргәндә халык күпләп, агылып килә. Инде сезнең ризалык һәм ярдәмегез белән аны зурайту хәстәренә керешер чак җитте. Төп бинага тагын бишкә унтугыз метрлы янкорма өстәсәк, ничек булыр дисез?... 
Районда дингә ирек бирелгәч, Апас районы мөхтәсибе булып озак еллар эшләп, зур эшләрне башлап җибәргән Азат хәзрәт Гайнулин да шул ук фикердә булып чыкты. Мәчет мәзине, һәвәскәр рәссам Илгиз Маликов, мәчет картлары, җирле һәм Апастан килгән район мәслимәләр оешмасы вәкилләре да күтәреп алды бу тәкъдимне. Зур чарага зур кунак итеп чакырылган авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова, район мөхтәсибе, хаҗи Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Заготзерно бистәсенең Нәҗиб мәчете имамы Гыйльфан хәзрәт, күрше Кама Тамагы район үзәге имамнары Бәхтияр хәзрәт Рәхмәтуллин, элеккеге хәрби, Рафик хәзрәт Нәбиуллин да үз фикерләрен җиткерделәр. 
Быел гына Хаҗ гамәлен кылган Сания Сәлахуллина нәзер итеп авылдашлына Зәм-зәм суы авыз иттерде. 
Саваплы гамәл барышында азан әйтелде, Корьән сүрәләре укылды. Соңыннан бу саваплы табынга килә алмаучыларның яннарына барып хәлләрен белештеләр. Мәчет исеменнән күчтәнәчләр бирделәр. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев