Каратун мәктәбе укучысы Камилә Вәлиева республикакүләм “Ватан“ бәйгесендә беренче урын алды
“Ватан“ халык иҗаты яшьләр республика фестивале иң элек районда, аннан зоналарда узды
Зонада уңышлы чыгыш ясаучылар республика турында сыналырга чакырылды. Яшь сәхнә осталары арасында Каратун мәктәбенең 5 класс укучысы Камилә Вәлиева да бар иде. Ул “Нәфис сүз“ номинациясе буенча җиңү яулады. Республика бәйгесендә жюри аның осталыгын югары бәяләде. Камилә беренче урынга лаек булды. Камилә “Ватан“ фестиваленең Гала-концертында катнашты. Аңа Рәхмәт хаты һәм бүләкләр бирелде. Камиләне бәйгегә җитәкчесе Сәвия Тимершина әзерләде. Камилә укытучысына һәм аның тырышлыгын күргән жюриларга чиксез рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев