Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратун мәктәбендә зур яңалык

Бүген бөтен ил буенча гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны үтә.

Мондый мөһим һәм истәлекле чара бүген Каратун мәктәбендә дә узды. Биредә заманча технологияләргә нигезләнгән махсус үзәк ачылды. “Үсеш ноктасы“ үзәге ачылу балалар өчен дә, укытучылар өчен дә зур яңалык булды. Ачылу чарасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева катнашып, ихлас теләкләрен юллады.
- “Үсеш ноктасы“ укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз өчен тагын да зур үрләр яулау өчен зур этәргеч булсын. Киләчәктә биредә районкүләм ярышлар, бәйгеләр үткәрү планлаштырыла. Алга таба монда шөгыльләнгән укучылар үзләренең белемнәре һәм осталыкларын башкалар белән дә уртаклашырлар дип уйлыйбыз, - диде ул.
“Үсеш ноктасы“ үзәге тормыш иминлеге нигезләре, технология, информатика кабинетларыннан һәм шахмат буенча функциональ зонадан тора. Һәр бүлмәдә махсус төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Бүлмәләр якты, чиста, үзенчәлекле төсләргә буялган. Биредә укучыларга шөгыльләнү өчен тиешле уңайлылыклар булдырылган. Барыннан да бигрәк югары технологияле җиһазлар кайтарылган.
- Безнең өчен бу вакыйга зур сөенеч. Безнең авыл балалары да заманадан калышмыйча алга атлыйлар. Хәзер балаларыбыз рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк. Информатика кабинетына 300 мең сумлык робототехника, квадрокоптерлар кайтарылды. Кызлар һәм ир-егетләр өчен аерым технолгия бүлмәләре төзекләндерелде. Тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә куллану өчен махсус манекеннар, җайланмалар да булдырылды. Аеруча без шахмат уйнау зонасына зур игътибар бирергә тырыштык. Биредә балалар шахмат уйнау серләренә төшенәчәкләр. Укудан арынып торып, азрак ял итү дә мөмкин булачак. Бу районыбыз өчен дә, мәктәбебез өчен дә зур казаныш, - дип белдерде мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов. Үзәкнең ишекләре ачылганнан соң биредә шөгыльләнүче балалар робототехника буенча осталыкларын күрсәтеп, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев