Каратунлылар гран-прига лаек булды
27 март – Халыкара театр көне буларак билгеләп үтелде.
Әлеге уңайдан район мәдәният йорты сәхнәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә“ театрлар фестиваленә йомгак ясалды һәм фестивальдә гран-прига лаек булган Каратун мәдәният йорты коллективы Апас тамашачасы алдында чыгыш ясады.
Каратунлылар якташыбыз, язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе“ спектаклен күрсәттеләр. Тамашачы арасында автор үзе дә бар иде. Ул җирле сәхнә осталарының чыгышын югары бәяләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яңа гына табадан төшкән китабын бүләк итте.
Чыннан да, 2 сәгать дәвамында тамашачы шушы геройлар язмышы белән яшәде. Уйландырды да, тетрәндерде дә, көлдерде, елатты да алар. Һәр катнашучы алкышларга, чәчәкләргә күмелде.
Спектакльдән соң, авылларны иңләгән театр фестиваленә йомгак ясалды. Коллективлар Мактау грамоталары һәм бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев