Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Картлар йортларында яшәүче апаслылар Яңа ел күчтәнәче алды

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, кабат Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр янында булып кайттык.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова өлкәннәрнең һәрберсенең хәлен белеп, район башлыгының Яңа ел котлауларын җиткерделәр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. 
Райондашларыбыз безне сагынып көтеп торганнар. Һәрвакыттагыча иң матур киемнәрен киеп, барысы бергә җыелганнар иде. Һәрберсе хәлен сөйләргә, Апас турында сорашырга ашыкты. Күчтәнәчләр өчен рәхмәтләрен ирештерергә дә онытмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев