Кайгырту өлкәннәргә бигрәк тә кирәк
Өлкәннәр – ихтирамга, игътибарга, хөрмәткә лаек кешеләр.
Ялгыз кешегә кайгырту аеруча да кирәк. Янәшәсендә якыннары булмаучы, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә социаль хезмәткәрләр булышлык итә. Дәвеш авыл җирлегендә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ авылдашларыбызны Наил һәм Илүзә Заһидуллиннар карый. эшләренә җавапчыл карашлары, олы йөрәкле, игелекле булулары белән алар өлкәннәребезнең күңелләрен яуладылар. Көләч йөзле, тәмле телле, юмарт һәм ярдәмчел дип сөйлиләр бу гаилә турында. Йорт җирне җыештыру, ашарга пешерү, азык-төлекләр алып кайту, мунча кертү кебек эшләрне бик җайлы башкаралар. Дәвеш һәм Колгына авылларында 11 өлкән кешене бер дә кыенсынмыйча карыйлар алар. Өлкәннәр арасында төрле категория кешеләр бар. Мисал өчен, Нурия Сабитова аякларында йөри алмый. Аңа социаль хезмәткәр бик кирәк. Хәзерге заманда социаль ярдәм оешмасы өлкәннәр тормышын һәм көнкүрешен күпкә җиңеләйтте. Өлкәннәрдән һәрвакыт рәхмәт сүзләре ишетеп торабыз. Эшләре авыр булса да, социаль хезмәткәрләр сер бирми. Һәрчак ярдәмгә әзер булып торалар. Арабызда шундый мәрхәмәтле йөрәкле яшьләр булганда яшисе дә рәхәт.
Сания Хөсәенова,
Дәвеш җирлегенең ветераннар Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев