Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кече Болгаер китапханәсендә хәрбиләр өчен чәйләр ясадылар

Кече Болгаер авылы китапханәсендә, “Без бергә» акциясе кысаларында изге эш башкардылар.

  (27 гыйнвар, “Апастово-информ”)

  Актив китап укучы гаиләләр, китапханәгә җыелып,  махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр өчен, составында 7 төрдә витаминнарга бай булган үләннәрдән торган шифалы чәйләр ясадылар.

  “Барлык катнашучыларга  олы рәхмәтләремне җиткерәм. Тиешле урынга барып җитеп, шифасы тисен иде. Бик тиздән әлеге хәрби операцияләр бетеп, солдатларыбызның туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын телибез”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина. 
Ясаган шифалы чәйләрне гуманитар ярдәмне кабул итү үзәгенә дә илтеп тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев