Кече Болгаер авылында гомер итүче Маһруза әби Газизова: мескенләнеп, боегып утырган кеше тизрәк бетерешә
Кече Болгаер авылында гомер итүче Маһруза әби Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды. Балалары, онык-оныкчыклары, якыннары котлауларына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, авыл хуҗалыгы бүлекчәсе идарәчесе Нияз Гайфуллинның да иң изге теләкләре кушылды.
Маһруза әби тормыш авырлыкларын күп күргән. Хезмәтнең дә арбасына җигелеп тарткан. Озак еллар авылның остабикәсе булып торган. Ул бүген дә хәрәкәттә, җитез һәм тынгысыз күңелле. Озын гомерле булуның да серен хәрәкәттә, хезмәттә күрә.
-Мескенләнеп, боегып утырган кеше тизрәк бетерешә. Шат күңел белән, көчегез барда эшләп, матур итеп яшәгез, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев