Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Күгәрчен гөрлидер...

Казаннан Идрәзгә кайтып төпләнгән Рамил Равилов үз өендә күгәрченнәр тота


Казаннан Идрәзгә кайтып төпләнгән Рамил Равилов үз өендә күгәрченнәр тота. Апасның табигатен, кешеләрен бик ярата. 
-Апас районында мин инде үземә бик күп дуслар, теләктәшләр табырга өлгердем,-ди ул. -Минем кебек үк күгәрченнәр белән мавыгучы Апастан Рафик, Ринат, Тәлгать, Морзалардан Рафаэль, Әлмәндәрдән Азат һәм башкалар белән элемтәдә торам, бергәләп төрле күгәрчен күргәзмәләренә йөрибез һәм катнашабыз. 
Аның танышы, берара безнең коллективта эшләгән апаслы Рафик Гайнетдинов әйтүенчә, “Гривун“ токымлы күгәрченнәр бик матур һәм акыллы. Бик чыдам токымлы күгәрченнәр тәүлек буе туктаусыз һавада оча, берничә йөз километр юл үтәргә сәләтле. Җылы, иркен ояларда яшәүче күгәрченнәр бала чыгаргач, аларның аякларына махсус балдаклар киертелә. Анда аның хуҗасының исеме һәм телефоны языла. Кайбер чакларда адашып китүче күгәрченнәрен Тольятти, Болгар, Казан, Яшел Үзән якларында ук күрүчеләр булган. Төрле тантаналар, чараларда һавага күтәрелүче ак күгәрченнәрне һәркем кызыксынып һәм кызыгып күзәтәдер. Район күгәрченчеләре һәркемне бу шөгылнең үзенчәлекләре белән таныштырырга әзер! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев