Хәерле сәгатьтә! Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды
31 майда 11 сыйныф укучыларының Бердәм Дәүләт имтиханнары башланып китте.
(31 май, “Апастово-информ“).
“Имтиханнар иртәнге сәгать 10да башланды. Укучылар Апас урта мәктәбе базасында химия, литература фәннәреннән имтихан бирә. Ике укучы Тәтештә география фәне буенча Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыра. Укучыларга уңышлар телим“, – диде район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева.
Имтихан тапшыручылар өчен барлык саклык чаралары да күрелгән. Укучыларның тән температуралары үлчәнә, медицина хезмәткәрләре кизү тора.
Мәгълүматлар буенча, 3-4 июньдә укучылар рус теле буенча, 7 июньдә математика фәне буенча имтихан бирәчәк. Күпчелек укучылар өчен имтиханнар 25 июньдә информатика фәне буенча Бердәм Дәүләт имтиханы белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев