Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кисәтүдән соң штраф күләме икеләтә арта

7 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район административ комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

Анда Әлмәндәр авыл җирлеге буенча 6, Олы Бакырчы авыл җирлеге буенча тикшерүчеләр төзегән 7 административ протокол каралды. 2 йорт хуҗасына ( икесе дә Олы Бакырчы авыл җирлегендә яши) 2000 сумлык административ штраф салынды. Бу акчалар шушы үзидарә җирлек казнасына керә һәм авылларны төзекләндерү максатларыны гына тотылачак. Калган гаеплеләрне бу юлыга кисәтү белән чикләнделәр. Алар хуҗалыгы тирә-юне чисталыгы, ачыкланган кимчелекләрнең төзәтелүе кабат тикшереләчәк. тагын да тәртип бозу очраклары булса штрафлар икеләтә күләмдә булачак.

-Авылларны төзекләндерү таләп-кагыйдәләре һәркем өчен дә бертигез, туган ягыбыз, табигатебез чисталыгы бары үзебезгә генә бәйле. Район административ комиссиясенә авыл җирлекләре башлыклары да чакырыла. Җирлек вәкилләре авылга экологлар килгәч аларны озатып йөрергә, халык арасында даими кисәтү һәм аңлату эшләре алып барырга тиеш. Хуҗасыз йортлар тирә-юне авылларыбызны ямьсезләндереп тормасын өчен дә тиешле чаралар күрелсен. Комиссия утырышына килгәндә экология инспекторлары, вәкаләтле тикшерүчеләр төзегән протоколлар буенча күрелгән чараларны раслаучы фотодәлилләр үзегез белән булсын. Төзелеш, ремонт вакытына халыкка бирелә торган махсус белешмәләрдә аның кайчан рәсмиләштерелүе, кайчанга чаклы үз көчендә булуы турындагы мәгълүматлар дөрес булырга тиеш,-дип кисәтте район административ комиссия рәисе.

Кабат исегезгә төшерәбез-белешмә ярты еллык вакытка бирелә һәм аны яңартып алырга мөмкин. Бу белешмә яныгызда булганда экологлар, тикшерүчеләр, комиссия белән күңелсез очрашулар сезне читләтеп үтәчәк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев