Колчык авылыннан Бибисара Миңнебаевага 90 яшь
Колчык авылында тигез-матур гына бабае, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхетдин агай белән гомер итүче Бибисара Миңнебаевага 90 яше тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рәшид Заһидуллинның Котлау телеграммалары тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина юбилярга шулай ук чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр дә алып килгән иде.
-Шәйхетдинем белән ерак 1946 елда парлы тормыш юлына бастым мин. 70 ел парлы тормыш итүебезне дә районда беләләр икән бит, 2 ел элек икебезне Апаска чакырып бик зурладылар. Инде Ходайның рәхмәте белән 100 яшьлегемне дә күрергә язсын иде,-диде ул бүләкләрне кабул итеп.
Сугыш елларында Дәүләкидә урнашкан колхозара МТС та тракторчыга да укырга туры килә Бибисара әбигә.
-Барлык ирләр фронтта иде бит, бәбкәчләрем. Аларны алыштырып басу иңләп җир сөрдем, иген үстердем. Үз гомеремдә 6 балага гомер бүләк иттем. Шөкер, барысы да аталары үрнәгендә тырыш, тәртипле булып үстеләр, -дип хатирәләре белән дә уртаклашып алды.
-Безнең газизләребез-әти-әниләребезге шулай булган игътибар һәм ихтирамга бик тә шатландык. Олыларга хөрмәт белән караган буынга, җитәкчеләргә зур рәхмәт,-дип азатып калдылар юбилярның балалары.
-Әниебезнең бер гасырлык туган дә шулай бергәләп каршыларга язсын,-диделәр.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев