Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Коронавирус белән чирләүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар

Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов сүзләренчә, районда чир башланган чордан башлап 128 очрак теркәлгән. Алар арасында авыручы 9 бала да бар.

(20 октябрь, “Апастово-информ“).


Республика буенча саннарның көндәлек кискен артуына игътибар итми мөмкин түгел.

“Коронавирус белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Районда сентябрь аенда 2 очрак, октябрь аенда 3 очрак ачыкланды. Барысы да вакцина ясатмаган кешеләр. Авыручылар арасында төрле яшьтәгеләр бар“, – ди Мөсәлим Бәширов.

Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 6900 кеше прививка ясаткан. 5313 кеше аның икенче компонентын да алган. Табиблар сүзләренчә, халык вакцина ясатуның мөһимлеген аңласа, чир безнең янәшәдән тизрәк китәр иде. Имин, рәхәтләнеп аралаша, кунакка йөрешә торган, авыру хакында уйламаган көннәребез сагындыра бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев