Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Корпоративны ничек куркынычсыз үткәрергә?

ТР Роспотребнадзорда шул хакта сөйләделәр. Җәмәгать туклануы йортларында тәртип бозулар ачыкланган очракта, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(18 декабрь, “Апастово-информ“).


Коллективка корпоратив кирәкме-юкмы икәнлеген эш бирүчегә хәл итәргә кирәк. Әгәр ул кирәк икән, барлык санитар кагыйдәләрне үтәргә һәм аны эш урынында ук оештырмаска кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"Аларны уздырган очракта җаваплы карар кабул итәргә кирәк. Әгәр дә корпоратив үткәрелсә, моны профилактиканың барлык чараларын үтәп, иң куркынычсыз урында эшләргә кирәк. Монда без эштә утыруларны, корпоративларны турыдан-туры эш урыннарында уздыруны төшереп калдырабыз», - дип билгеләп үтте спикер.
Әгәр бәйрәм итү өчен ресторан һәм кафе сайланган булса, бинада хезмәткәрләрне дә кертеп, йөздән артык кеше булмасын. Әгәр килүчеләр җәмәгать туклануында кагыйдә бозуларны күрсә, 21 декабрьдән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе “Кайнар линия“се эшли башлаячак.
Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, анда татарстанлылар массакүләм чараларда: Яңа ел концертларында, чыршыларда, чыршы шәһәрчекләрен ачу, корпоратив кичәләрдә хокук бозулар турында хәбәр итә ала.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны Яңа ел корпоративларын үткәрүне чикләмәскә, әмма шул ук вакытта барлык санитар таләпләрне үтәүне тәэмин итәргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев