Күрсәтерлек эшләре, горурланырлык кешеләре бар
Чираттагы сәфәребез Тутай авылындагы “Нур” хуҗалыгына булды. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Зыятдинов үзе каршы алып, барлык басу-кырлардагы, ындыр табагындагы эшләр белән, анда хезмәт итүче игенчеләр белән таныштырып йөрде.
Авылга кергәндә үк фермаларга күз салдым. Биредә күләмле генә эш бара. Ике ферманы капиталь төзекләндерү, яңарту эшләре тәмамлану алдында.
– Бездә халык бик тырыш. Нинди генә эшкә тотынсалар да намус белән ахыргача эшләп чыгалар. Бигрәк тә язгы чәчү һәм урып-җыю чорында күренә бу бердәмлек. Агрономмы, инженермы, башка белгечме, барысы да техникага утырып эшкә кузгала. Халыкның шулай бердәм булып эшләвенә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, -ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Зыятдинов.
75 гектарлы язгы бодай кырында өч комбайн суктыра. Радик Зыятдинов, Фәнис Гайнуллин, яшь комбайнчы Илназ Хатыйповлар көнне төнгә ялгап күкрәп уңган басу-кырларны иңли. Мөнир Бикмучев суктырган ашлыкны “Зил” машинасында ындыр табагына ташып тора.
– Көндез турыдан суктырабыз, төнлә белән көндез теземнәргә салганны суктырабыз. Икмәк бик әйбәт быел. Яңгырлар булгач борчылган идек тә, менә көннәр дә ачылып китте. Мул уңышны үз вакытында амбарларга салу өчен бар көчебезне, тырышлыгыбызны куеп эшлибез, -диләр алар.
Арпа кырына юл алдык. Биредә Рафаэль Хәсәнов теземнәргә сала. Кырык елдан бирле туган авылында хезмәт итә ул.
– Мәктәпне тәмамлагач СПТУ да укыдым. Аннан армия сафларында. Тормыш иптәшем Гөлинә белән 25 ел иңне иңгә куеп, аңлашып яшибез. Кырык ел эчендә нинди генә техникада эшләргә туры килмәде миңа. Икенче ел менә “КСU-
Ямь-яшел люцер кырында ике трактор печән төргәкләү эшендә. Радик Бәдретдинов 15 елдан бирле хуҗалыкта эшли.
– СПТУда укып, права алып кайткан көннән бирле эштә. Хатыным шушы авылда шәфкать туташы булып эшли. Бер кыз, бер малай үстерәбез. Өч сыерыбыз бар, бозаулар, сарыклар, кош-кортлар күп асрыйбыз. Эш көнебез иртәнге 4 тә башлана. Терлекләргә нәрсә ашатыйм икән дип борчыласы юк. Җитәкчебез сорасаң, икмәген дә, печәнен дә бирә. Эшләгән кешегә хөрмәт зур бездә, - ди ул.
Рәмис Хисамов өч дистә елдан артык хуҗалыкта эшли.
– Техниканы, хезмәтемне яратам. Тормыш иптәшем Язгөлем хат ташучы булып эшли. “Йолдыз” газетасын да алабыз, бигрәк тә безнең кебек хезмәт кешеләре турындагы яратып укыйбыз. Өч балабыз бар. Бер улыбыз төзүче һөнәрен үзләштерә. Терлекләребез дә, кош-кортларыбыз да күп. Дүрт сыер, бозаулар асрыйбыз, -ди Рәмис абый.
Басу-кырларны иңләп ындыр табагына кайттык. Биредә кызу эш кайный. Иң беренче булып биредәге чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. 71 яшьлек Мөнир абый Вәлиев каршы алды мине.
– Лаеклы ялда булсам да 18 елдан бирле ындыр табагындагы техниканы карап, төзәтеп эшләтеп торам. Гомерем буе колхозда эшләдем. 17 ел ферма мөдире булып тордым. Урып-җыю чорында ел саен шулай чакыралар, миңа ышанып, хөрмәт итеп эш йөклиләр икән шатланып киләм. Карчыгым Гүзәл апагыз өйдә карап тора. Янында дүрт оныгы бар. Мине дә тәмле ризыклары белән каршы ала. Ындыр табагы ике сменада эшли. Кайткан ашлыкны чистартып келәткә салабыз һәм ашлык кабул итү пунктына җибәрәбез, - ди авылның аксакалы Мөнир абый.
Кайткан, киткән барлык маниналар да үлчәү аша уза. Гөлҗиһан апа Гайнуллина тәртипләп исәп-хисап эшләрен алып бара.
Гүзәл апа Миназетдинова белән Фәймә апа Хатыйповалар ындыр табагындагы ашлыкны чистартучылар. Гүзәл апа егерме елдан бирле эшли, Фәймә апа өченче ел әлеге хезмәттә. Шулай ук Мәдинә апа Нургалиева, авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, шәфкать туташы Дамирә Бәдретдинова, Раилә Азизовалар ике сменага бүленеп, дус-тату коллектив булып эшлиләр.
– Икмәк бик әйбәт кайта быел. Җитәкчебез тарафыннан аңлашу, хөрмәт итү булгачтын эшлисе генә килеп тора. Хезмәт хакын айныкын-айга вакытында алып барабыз. Печәнен, икмәген сораган кадәр бирә. Шуңа да һәрбер йортта 3-4әр сыер, бозаулар, сарыклар, күп итеп кош-корт асрый алабыз. Рәхмәттән башка сүз юк, - диләр биредә эшләүче апалар.
Азат Хатыйпов “КамАЗ” машинасында амбарда чистартылган икмәкне ашлык кабул итү пунктына ташый.
– Кырык елга якын колхозда эшлим. Ел әйләнәсе тракторда, аннан машинага күчәм. Улым Илназ да авылда калды. Өлкән абыйлары белән уздырыштан комбайнда эшли. Сәламәтлек булганда эштән курыкмыйбыз, - ди алдынгы механизатор. Марат Нургалиев өр яңа төягеч техникасы белән ашлыкны машинага төяп тора. – Марат безнең хуҗалыкның инженеры. Техника серләрен биш бармагы кебек белеп эшли. Теләсә кайсы техникага утырып, җир җимертеп эшли ала, -ди аның турында Ришат Зыятдинов.
Чыннан да “Нур” хуҗалыгында уңган-булган, тырыш халык яши һәм эшли. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп күңелемдәге яхшы, җылы хатирәләр белән юлга кузгалдым.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев