Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кукмара районында бертуган ике бала янгында һәлак булган

Балалар өйдә бикләнеп калган.

Йортта чыккан янгында өч һәм алты яшьлек малайлар үлгән.

Кукмара районында Яңа Сәрдек авылында янгында балалар үлеменнән соң өч көнлек матәм игълан ителгән. Бу турыда Татарстанның Кукмара районы администрациясе порталында язылган.

“Янгында балигъ булмаган балалар үлеме сәбәпле, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде  22, 23 һәм 24 февральдә барлык чаралар да кичектерелде. Балаларның фаҗигале төстә гомерләре өзелү сәбәпле якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз”, диелгән хәбәрдә.

  • “Татар-информ” агентлыгы  иртән өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән, дип хәбәр иткән иде. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан. Янгында 3 һәм 6 яшьлек ике бала үлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/22/181413/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев