Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Кулына диплом алган 100 һөнәр иясенә дә бездә эш җитәрлек: диде “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов

Аграр көллият районыбызда һөнәргә өйрәтүче, төпле белем бирүче уку йортларының берсе. Бүген ул 100 студент кыз һәм егетнең кулларына диплом биреп олы тормыш юлына, хезмәт урыннарына озатты.

Кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, матур киемнәр кигән кызлар, егетләр дүрт ел укып, белем алган көллият белән саубуллаштылар. – Сезнең кыска гына гомернең иң матур яшьлек еллары көллиятебез тормышы белән бәйләнгән. Ул елларны кемдер шатланып, кемдер юксынып, кемдер сызланып та искә алыр. Нәрсә генә булса да укыткан укытучыларыгыз, һөнәргә өйрәткән мастерларны онытмагыз, кайда гына эшләсәгез дә биредә алган белемнәрегезне дөрес итеп кулланыгыз. Иң яхшы хезмәткәрләр булыгыз, - дип котлау сүзләрен ирештерде көллият директоры Фаил Курамшин. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев бәйрәмдә катнашучыларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты исеменнән котлау сүзләрен ирештерде. 
– Көллият районда иң абруйлы, иң яхшы һөнәр ияләрен әзерләүче уку йорты. Биредә алган белемнәрегез тормышыгызда яраклы булсын. Укытучыларга сәламәтлек, сабырлык, уңышлар һәм дә укучыларыгыз күп булуын телим. Көллияттә бик тәмле ашаталар. Районда узган бер генә чара да сезнең коймак-чәйдән башка узмый. Шуны искә алып шәхсән үз исемемнән ашханәгә приборлар алып килдем, - дип бүләген тапшырды ул. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, хәрби комиссар Илшат Паймурзин да изге теләкләрен ирештерделәр. “Свияга” агрофирмасы директоры Марат Хәсәнов, Идрәз бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Салихов бәйрәмдә катнашучыларны кайнар котлап, язгы кыр эшләрендә катнашкан укытучы-мастерларга һәм студент егетләргә Мактау кагазьләре, акчалата премия тапшырдылар. Казан аграр университеты доценты Геннадий Пикмуллин кулларына диплом алган егет-кызларны югары белем алырга чакырды. Чыгарылыш төркем студентлары да укыткан укытучыларына, мастерларына олы рәхмәтләрен ирештерделәр, көллияткә истәлекле картиналар калдырдылар. Олы Бакырчыдан Миләүшә Нуруллина да улының диплом алу бәйрәменә килгән. 
– Олы улым кулына диплом алды. Монда бик әйбәт белем бирделәр, тәмле итеп ашаттылар. Барлык әти-әниләр исеменнән көллият коллективына рәхмәт әйтәбез. Яңа уку елына икенче улымны китерәм әле, - диде Миләүшә ханым. Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң барысы да ашханәгә бәйрәм табыны артына узды. 
Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев