Кызылтау егете Зөлфәт Вәлиев алты елдан бирле МТК оешмасында эшли
Мәктәпне тәмамлагач аграр көллияттә белем ала ул.
– Алты елдан бирле урып җыю сезонында комбайнга утырам. Аннан чөгендер комбаенын иярлим. Кырга чыгасы техникамны да үзем төзәтәм. Эшемне бик яратам. Таңнан торып басу-кырлар иңләү үзе рәхәт. Өйләнеп туган авылда төпләнеп калырга да уйлыйм, - ди яшь комбайнчы Зөлфәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев